Татарча - "Иса Крис бороонду тынчтандырат".mp4 / Татарча - "Иса Христос бороонду тынчтандырат".mp4
Listen now
Description
Tatarcha - "Iso Masih bo'ronni tinchitadi".mp4 / Татарский - "Иисус Христос успокаивает бурю".mp / Tatar - "Jesus Christ Calms the Storm".mp4 //ЯХЪЯ 1 - Сүз Кеше булды1. Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган.2. Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган.3. Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аңардан башка яратылмаган.4. Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән.5. Яктылык караңгылыкта яктырта, караңгылык исә аны сүндерә алмаган.6. Аллаһы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде.7. Яхъя шаһит булып килде. Аның аркасында барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде.8. Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаһитлык бирү өчен җибәрелгән иде.9. Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде.10. Ул дөньяда булды, ләкин дөнья, Аның аша яратылган булуына карамастан, Аны танымады.11. Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде.12. Ә Аны кабул итеп, Аңа инанучыларга Ул Аллаһы балалары булу хокукы бирде.13. Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, ә Аллаһыдан тудылар.14. Сүз Кеше булды, безнең арада яшәде, мәрхәмәт вә хакыйкать белән тулы иде Ул. Без Аның данын, Атаның бердәнбер Углына биргән данын күрдек.15. Яхъя Аның хакында шаһитлык биреп: – «Артымнан Килүче миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде» дип сөйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте.16. Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт өстенә мәрхәмәт алдык,17. Канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде.18. Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата өчен иң якын, бердәнбер Углы безгә танытты1:18 Кайбер борынгы кулъязмаларда бу җөмләдә «Угыл» сузе урынына «Аллаһы» сузе язылган, һәм җөмлә болай аңлашыла: «Аны безгә бердәнбер Углы танытты, Ул Үзе – Аллаһы да, Атага иң якыны да»..
More Episodes
Кыргызча сыйынуу ыры- "Ар бир киши тизе бүтөт".mp4 / Kyrgyz Worship Song- "Everyone Kneels".mp4==== "Слова жизни", "Хороший Новости", "Евангельские песни" - Основные языки, на которых говорят в Кыргызстане======== "Words of Life", "Good News", "Gospel Songs" - The Main Languages Spoken in...
Published 01/22/23